Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Балалары янгында үлгән Илмира Гардановага карата суд эшен башлый алмыйлар

Сәбәбе нидә?

Тукай районы Сәет авылында чыккан янгында җиде кеше үлемендә шикле  Илмира Гарданова карата суд эше башлана алмый. «Сәбәбе: присяжныйларны тиешле санда җыеп булмады», – дип хәбәр итә ТР Югары суды матбугат хезмәте. 

Судны присяжныйлар катнашында үткәрүне Гарданованың адвокаты  таләп итте. 

Судның киләсе утырышы 1 октябрьгә билгеләнгән.

Исегезгә төшерәбез, узган елның 18 июнендә Сәет авылындагы коточкыч янгында җиде кешенең гомере өзелде. Янгында дүрт бала, Илмира Гарданованың әнисе, туганы һәм ире үлде.   
Ишегалдына булган Илмира гына исән калды. Ул – җинаять эшенең төп фигуранты. Тикшерүчеләр аны әлеге фаҗиганың сәбәпчесе дип шикләнәләр. Тикшерү барышында экспертиза тиз кабынып китә торган матдә эзләрен тапкан.

Гардановага читкә чыгарга рөхсәт ителми. Ул Тукай районы фермасында сыер савучы булып эшли.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

1

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: үлем-китем Сәеттә янгын Илмира Гарданова