Чаллы яңалыклары

"Шәһри Чаллы" газетасы

16+
Яңалыклар тасмасы

Балаларына мототехника сатып алган аналарны хөкем итәчәкләр

Татарстанда 38 һәм 40 яшьлек ике хатын-кызга карата җинаять эше кузгатылды.

Алар балигъ булмаган балаларына мотоцикл һәм мопед сатып алуда гаепләнә.

Беренче очракта 14 яшьлек үсмер, йөртү таныклыгы булмыйча торып, юл-транспорт һәлакәтенә эләккән һәм авыр тән җәрәхәтләре алган.

Икенчесендә 13 яшьлек бала, җитди авыруларына да карамастан, мопед йөртеп, ЮХИДИ хезмәткәрләреннән качарга маташкан.

Аналарга «балигъ булмаган затны тормыш өчен куркыныч гамәлләргә җәлеп итү» маддәсе буенча гаепләү белдерелә.

Фото «Татар-информ»нан алынды 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Тагы да кызыклырак яңалыклар, фото һәм видеолар «Шәһри Чаллы»ның MAX каналында (язылыгыз). 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Тоткарлану суд