Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Балалы гаиләләргә 22 мең сум акча бирелә

Өстәмә ярдәмгә кемнәр хокуклы?

Россия гаиләләренә дәүләттән акча түләнәчәк. Бу хакта gosuslugiforparents telegarm каналы хәбәр итә. 23 мең сум һәм аннан да күбрәк акча билгеле бер категория гаиләләргә генә биреләчәк.

Белгечләр әйтүенчә, сүз тәрбиягә бала алган гаиләләргә бер тапкыр бирелә торган түләү турында бара. Аның күләме –  22 909 сум, ул опекуннарга һәм сабыйларны уллыкка алучыларга бирелә.

Кайбер очракларда гаиләләргә 175 043 сум күләмендә арттырылган түләү билгеләргә дә мөмкиннәр. Әгәр тәрбиягә берничә бала алынган булса, аларның һәрберсе өчен арттырылган түләү каралган.  

Әлеге ярдәм уллыкка алынган бала өчен тиешле түләүгә дәгъва кылучы гражданнар, уллыкка алу турында суд чыгарган карар үз көченә кергән көннән башлап 6 ай эчендә, Дәүләт хезмәтләрендә яки Россия социаль фондына гариза бирергә тиеш.  Гариза 10 көн эчендә карала, ә акча 5 эш көнендә күчереләчәк.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: акча бала ана капиталы