Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

16+
Яңалыклар тасмасы

Балалы гаиләләргә яңа ярдәм

Бу хакта Россия Социаль фонды хәбәр итте.

Яңа кагыйдәләр буенча, түләүгә ил территориясендә даими яшәүче, рәсми эшләүче һәм салым түләүче гражданнар дәгъва итә ала. 
Гаризалар кабул итү 1 июньнән башланачак – аларны «Госуслуги» порталы, Социаль фонд бүлекчәләре яки МФЦ аша тапшырырга мөмкин.
Түләүне алу өчен төп шартларның берсе –  гаилә кереме. Әгәр бер кешегә туры килгән уртача керем төбәктәге яшәү минимумының 1,5 тапкырыннан артмаса, гариза хупланырга мөмкин. Шулай ук милек буенча да билгеле таләпләр бар.
Түләү үзенчәлекле схема буенча исәпләнә: ел дәвамында тотылган НДФЛ 6% ставка буенча яңадан санала һәм аермасы гаиләгә кире кайтарыла.
Әлеге ярдәм чарасы башка пособие һәм түләүләрне алу хокукын чикләми, бу исә аны гаиләләр өчен тагын да отышлы итә.
Яңа система, белгечләр фикеренчә, эшләүче ата-аналарга өстәмә финанс ярдәм күрсәтүгә юнәлтелгән.
Татарстанда  «Яшәү өчен инфраструктура» илкүләм проекты гамәлгә ашырыла.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: акча күпбалалы гаиләләр