Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Балаңны урам эте тешләсә, кемне җәзага тартырга?

Чаллы юристы Илнар Сафин җавап бирә.

"Балаңны эт тешләсә, иң беренче нишләргә? Кемне җәзага тартырга?" - дип сорый Гөлназ Сабирова. 23 январьда аның улын эт тешләде. Хәзер бала котыру чиренә каршы 9 тапкыр прививка ясатырга мәҗбүр. Бу хакта без тулырак монда язып чыктык. Борчулы ана гаепле затларның җаваплылыкка тартылуын тели. Без юрист Илнар Сафин белән сөйләштек.

- Балаңны эт тешләсә, иң беренче итеп полиция бүлегенә мөрәҗәгать итәргә кирәк. Хуҗасына карата җинаять эше кузгатуны сорап гариза язу сорала. Әгәр дә эт хуҗасыз икән, аның өчен шәһәр хакимияте җаваплы. Шәһәр халык иминлеген тәэмин итәргә тиеш. Бу очракта мин ана кешегә, претензия язып, мәктәп җитәкчелегенә дә, шәһәр хакимиятенә дә чыгарга киңәш итәм,  - ди юрист Илнар Сафин. 
 

Фото ilim24.ru сайтыннан алынды

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: сукбай этләр