Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Баланы атынгычтан егып төшергән Рәмиз Шәймиевка акча түләячәкләр

Суд карары буенча аңа матди компенсация билгеләнде.

Рәмиз Шәймиев белән бәйле күңелсез хәлне күпләр хәтерлидер. Әлеге яңалык ул вакытта бөтен Республикага таралды.

Исегезгә төшерәбез, вакыйга 2021 елның июль аенда 58/25 йортында булды. Рәмиз Шәймиев кыз баланы атынгычтан егып төшерде. Янәсе ул аның кечкенә кызын китереп төшергән. Рәмиз Шәймиевның әлеге гамәлен күпләр тәнкыйтьләп чыкты. Зыян күргән кызның әтисе Антон Трусов эшне болай гына калдырмады. Судка ук барып җитте. Рәмиз Шәймиевка башта административ, соңыннан җинаять эше ачтылар. Суд 4 ай төзәтү эшләре билгеләде, хезмәт хакының 20 процентын алып барырга дигән карар чыгарды. Гаепләнүче карар белән килешмичә, киресенчә, Антон Трусовны яла ягуда гаепләп чыкты. 

Рәмиз Шәймиев РФ финанслар министрылыгына, Россиянең һәм Татарстанның Эчке эшләр министрлыгына 500 мең сум күләмендә матди компенсация түләүне сорап, Чаллы судына шикаять белән чыкты. Суд дәгъва тәлапләрен өлешчә канәгатьләндерде. 

РФ финанслар Министрыгы аңа федераль бюджеттан 100 мең сум акча түләячәк. 
 

Фото Вконтакте социаль челтәреннән алынды

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: суд утырышы