Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Баланы эт тешләгән өчен мәктәп директоры җаваплы

Прокуратура мәктәп җитәкчелегенә хат юллады.

Чаллының 3нче мәктәп директоры мәгариф турындагы законнарны бозу турында күрсәтмә алды. Ул 23 январьда килеп чыккан инцидент белән бәйле. 

Исегезгә төшерәбез, мәктәп территориясендә 12 яшьлек баланы муеныннан урам эте тешләде. Ярый, йокы артериясенә тимәгән, югыйсә, хәл аянычлы тәмамланыр иде диде ул вакытта табиблар. Укучы малайга котыру чиреннән 9 прививка ясадылар. Борчулы әни мәктәп директорына шалтыратып сөйләшмәкче булды. Әмма яклау тапмады. Киресенчә, “үзе этләр янына якын килгән” дип гаепләп калдырды. Бу хакта без монда язган идек. 

Прокуратура әлеге вакыйга буенча тикшерү үткәрде. Этләр мәктәп территориясендә йөрергә тиеш түгел. Уку йорты җитәкчелеге балалар һәм хезмәткәрләр  куркынычсызлыгын тешенчә тәэмин итмәгән, аларның тормышына һәм сәламәтлегенә куркыныч тудырган диелә прокуратура күрсәтмәсендә.  

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: сукбай этләр