Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

16+
Яңалыклар тасмасы

Баланы эзләргә бөтен Чаллы күтәрелде

Аллаһка шөкер, исән-сау.

Тукай районында 13 яшьлек бала югалды! Куады авылында яшәүче Сафин Илназ Рөстәм улы 29 сентябрь көнне 18 сәгатьтә Тукай районы Түбән Суыксу авылыннан Куадыга таба чыгып киткән.  Кызыл куртка, караңгы зәңгәр чалбар, ак рубашка, ак кофтадан булган. 
30 октябрьдә кичке вакытта «Шәһри Чаллы»ның социаль челтәрләрендә шундый эчтәлекле постлар тараттык. Бу хакта мәгълүмәт  «Василиса» эзләү-коткару отрядының телеграм-каналында урнаштырылган иде. Соңрак Чаллының зур пабликларында малайны эзләргә Сидоровка бистәсенә кешеләр чакырулары турында да әйтелде. Шулай ук бара алмаган кешеләрне Ватсап статусларына бала югалуы турында хәбәр таратулырын сорадылар. Кыскасы, бу хәбәр бар шәһәрне «кузгатты» дияргә була. 
Без әлеге эзләүләрне оештырган Илназның туганы белән телефон аша элемтәгә чыктык. Ул битараф булмаган шәһәрдәшләребезнең шактый күп булуы турында сөйләде. 

– 50 ләп кеше килде. Күбесе машина белән иде. Без кузгалып киткәч тә әле шалтыратучылар, соңрак кушылучылар да булды. Илназ яши торган Куады, якындагы Суыксу авылларына бардык. Юлларны, качып ятырга мөмкин булган сарайларны, мунчаларны карап чыктык. Бүген 1 октябрь иртән бер хатын-кыз шалтыратты, аңа охшаган баланы күрүен, тик эндәшкәч, китүен, артыннан барырга вакыты булмавын, эшкә соңга калганын әйтте. Моны ишеткәч, күңелгә җылы керде – димәк бала исән. Иншаллаһ, бүген табылыр, дигән өметтә без, диде ул.

Эзләүләрдә катнашкан тагын бер шәһәрдәшебез белән дә аралаштык. Ул аларга хәтта күрәзәчеләр дә кушылырга теләк белдерүләрен сөйләде.
– Илназны эзләгәннәрен хезмәттәшемнән белдем, фотоларын җибәрде. Ничек инде ярдәм итмисең – бала бит! Миңа калса, бөтен шәһәр «күтәрелде» – 30 сентябрьдән 1 октябрь төнге икегә кадәр эзләдек. Авыл кешеләренең кайберләрен уятырга да туры килде, күпчелеге аңлый, ачуланмый, үзләренең дә якын-тирәне карап чыгуларын әйтә. Төнлә эшли торган кибетләргә кергәч, сатучыларның инде хәбәрдәр булуын күрдем – телефоннарында баланың фотосы да, ориентировкасы да бар. Берничә группада «табылды» дигән хәбәр дә яздылар, ялгышып булган, күрәсең. Шунысына исем китте -  шалтыратып малайның кайдалыгын «күрүләре» турында әйтүчеләр дә бар. Алар үзен күрәзәче дип таныштырды. Берсе аны агач астында утырганын, икенчесе үзенең «навигаторы» баланың траншеядә качып утырганын «күрсәткәнен» әйтте. Аларга да рәхмәт, ни әйтсәң дә ярдәм итәргә тырышалар бит, – дип уртаклашты әңгәмәдәшем. 

1 октябрь көндезге 13 сәгатьләр тирәсендә бала табылды. Аллаһка шөкер, исән-сау. Хәзер аның үзе һәм әти-әнисе белән балигь булмаганнар белән эшләү инспекторы, хокук сакчылары аралашачак. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

1

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: хокук полиция суд бала югалды