Баланы кыйнаган кеше әтисе булып чыкты
«Шулай тынычландырырга теләдем», - дигән хокук сакчыларына.
32нче комплекста баланы кыйнаган ир-атның эзенә чыктылар. Ул малайның әтисе булып чыкты.
8 яшьлек улы белән арасында конфликт килеп чыккан. Шуңа тәрбия эшләрен урамда ук башладым, кызган канын суытырга теләдем, дип аңлаткан ул хокук сакчыларына.
Исегезгә төшерәбез, 36 яшьлек әти кеше кичке якта улын йөзе белән карга батырып интектерде, аны этеп егып җилтерәтте. Баланың "не надо, не надо" дип елавына да, үтеп баручы хатын-кызның кысылуына да игътибар бирмәде.
Тик полиция хезмәткәрләре бу инцидентка ныклап тотынды. Хәтта ТР Балаларны яклау буенча вакаләтле вәкиле Ирина Волынец та үз фикерен белдерде. Материаллар хәзер Тикшерү комитетында.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев