Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Баланы мәктәпкә әзерләү күпмегә төшә?

«Товарны күпләп алып кайттык. Хәзер ажиотаж вакыты», – ди сатучылар.

1 сентябрьгә санаулы көннәр калып бара. Чаллы сәүдә үзәкләрендә хәзер алма төшәр урын да юк. Берәүләр костюм киеп карый, икенчеләре аяк киемнәре янында мәш килә. Сайланырлык та! Сатучылар быел нинди генә фасон мәктәп киемнәре алып кайтмаганнар! Үзебездә җитештерелгәннәреннән тыш, Төркия, Белоруссия, Кытайныкылар да бар. Бәяләре дә төрлечә. Материалы, җитештерүчесе һәм үлчәменнән тора. Баланы мәктәпкә җыю ата-аналарга күпмегә баса соң? Бәяләре «тешләшәме»? Сорауларыбызга җавап табар өчен без шәһәребезнең эре сәүдә нокталарын йөреп чыктык. 

Беренче тукталышыбыз «Тулпар» базарында булды. Биредә кием-салым күплегеннән күзләр чуала. Сатучылар үзләре үк: «Товарны күпләп алып кайттык. Хәзер ажиотаж вакыты», – ди. 

Малайлар өчен киемнәр бүлегенә үттек. Шәһәрдәшебез Зарема ханым ике улы – Артур белән Маратны ияртеп чыккан. Алар киенгән арада сатып аласы кирәк-яракларны тезеп китте: «Костюм, берничә күлмәк, аяк киеме, рюкзак кирәк. Спорт киемнәре бар алай. Узган ел мәктәп әйберләрен сатып алуга ике балага 25 мең сум тирәсе тотылды. Быел әзрәк булыр дип өметләнәм. Берсенең пиджагы бу елга да ярый», – ди ул.  

Сүзгә сатучы Илүзә Исхакова да кушылды. Эшмәкәр булып ул 18 ел эшли икән.  Клиентларым елдан-ел арта дип сөенә. Товар артыннан берничә тапкыр барганнар. Тиздән тагын яңа партия алып кайтырга торалар. Бәяләре кулай, ди. 

«Кечкенәләр өчен Мәскәүдән кайтартылган костюмнар 2 мең ярым сумнан башлана. Яшүсмерләр өчен – 4 мең сумнан 7 мең ярым сумга кадәр. Төркиянекеләр бераз кыйммәтрәк. Ир-егетләр күлмәкләре – 1200 сумнан. 12 фирма белән эшлибез. Әмма товарны күбрәк Төркиядән кайтартабыз», – ди эшмәкәр. 
Кызлар өчен киемнәр бүлегенә дә күз салдык. Совет чорындагы классик мәктәп формаларының зәңгәре дә, көрәне дә бар. Бәяләре  2200 сумнан башлана. Фартуклар – 850 сум. Аларны, гадәттә, берьюлы ике төстәгесен – ак һәм караны алалар. Итәкләр – 1500 сум, блузкалар – 1300-1500 сум, сарафаннар 2500 сум тора. 

«Беренче сыйныфка күлмәк белән ике фартук алсалар, 4600 сумга төшә. Итәк белән блузка 3000 мең сум чамасы», – ди сатучылар.   
Шәһәрнең башка сәүдә нокталарында бәяләр ничегрәк микән? «Сити молл» үзәгенә дә барып кайттык. Биредә дә костюм, күлмәк-блузкалар бихисап. «Быел бәяләрне узган елдагыча калдырдык. Мөмкинлегебез бар», – ди «Триада» ательесының башкарма директоры Гөлназ Садриева. 

Без кергәндә Камилла исемле шәһәрдәшебез итәк белән блузка киеп карап ята иде. Быел  ул 7 сыйныфка бара икән. Әнисе Эльвира Кашапова: «Ел саен кием алырга туры килә. Балалар үсә бит. Узган ел кигән сарафаны өр-яңа сыман, тик кыскарды», – ди. 

Итәк белән блузка икесе бергә 3200 сумлык. «Кимендә 2-3 блузка кирәк», –ди әни кеше. Жилет 2800 сум тора. Барысы бергә – 6 мең сум. «2200 сумга аяк киеме алдык, 1500 сумга рюкзак. Әле бу бер кызыбызга гына. Төпчеге дә быел беренче сыйныфка бара. Аңа да алып куйдык. Болардан башка спорт киемнәре, футболка, бриджи, кроссовки, канцелярия әйберләрен аласы бар. Бер баланы мәктәпкә тулысынча әзерләү өчен 15 мең сум китә», – ди әни кеше.  
Ата-аналар пиджакка аерым өстәмә чалбарлар да сатып алалар. Аның бәясе 1100 сумнан алып 2200 сумга кадәр. Блузка бәясе дә  базардагы сыман 1100 сумнан башлана, сарафаннар – 1900 сумнан алып 2400 сумга кадәр. Үлчәме ярамаган очракта тектерергә дә мөмкин. Әмма бу очракта бераз кыйммәтрәк булачак.  

Спорт костюмнары 1900 сумнан башлана. Төсләре, фасоннары төрле.  Аяк киемнәренең дә чуты юк. Гадәттә балаларның аяклары тиз үсә. Шуңа күрә кыйммәтле, табигый материаллардан ясалганнарын алмыйлар, ди сатучылар. Түфлиләрнең бәясе – 1700 сумнан 2500 сумга кадәр. «Аяк киемнәр күз йомганчы бетте. Гомумән, аларны июль уртасында ук сатып ала башладылар. Хәзер инде яңа партия артыннан бармыйбыз», – ди сатучы Азалия.  

Балаларга портфельләрнең дә төрлесен тәкъдим итәләр. Аеруча ортопедик вариантларын мактыйлар. Бәясе 2500 сумнана башлана. Трансформер төрләре (тулысынча сүтелеп бетүче) 3000 мең сумнан алып. Сатучылар сумка алганда баланың үзе белән килергә киңәш итә. Умыртка баганасына авырлык килмәсен өчен киеп карарга кирәк, диләр. 

Хәзер колготки, бантик, галстуклар да яхшы үтә. Алары артык кыйммәт түгел. Ата-аналар берьюлы берничәне сатып ала икән. Канцелярия товарлары да кулай бәядән. Әмма җыя башласаң, 2-3 мең сумга баса. 


Егетләр өчен:
Ппиджак, чалбар – 3200-6500 сум
Жилет, чалбар – 2600 сум
Күлмәк (кнопкалы) – 1100 сум
Күлмәк (сәдәфле) – 950 сум
Жилет, кардиганнар – 950-110 сум
Чалбар – 1100-1600 сум
Галстук – 200-240 сум

Кызлар өчен: 
Күлмәк – 1600 сумнан
Фартук - 850 сум
Сарафан 1900-2400 сум
Заказ буенча тегелгән сарафан – 2800 сум
Блузка – 1100 сум
Спорт киеме (ветровка, чалбар) – 2000 сум
Футболка – 370 сум
Мәктәп эмблемасы белән футболка – 750 сум
Аяк киеме – 1700-3000 сум
Колготки – 350 сум
Бантик – 300 сум

Канцелярия товарлары:
Портфель – 1500-3500 сум
Пенал – 100 сум
Дәфтәр – 7-20 сум
Калын дәфтәр – 30-70 сум
Дәфтәр өчен тышлык – 5 сум
Көндәлек – 25-200 сум
Ручка – 15 сум 
Карандаш – 20 сум 
Линейка – 30 сум
Альбом – 70 сум
Буяулар – 50-300 сум
Пластилин – 50-300 сум

 


 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: мәктәп бала