Баланы батып үлүдән коткарганнар
Чаллыдан бер гаилә Кара диңез буена Краснодар өлкәсенең Юбилейное поселогына ял итә. Шулай су коенырга баргач, җиде яшьлек уллары өреп кабартыла торган матрас белән диңгездә йөзергә уйлый. Көтмәгәндә кинәт чыккан җил бала яткан матрасны ачык диңгез өстенә алып кереп китә. Ара бик ерак булганлыктан йөзеп барып тартып чыгарып булмый. Коткаручыларны...
Чаллыдан бер гаилә Кара диңез буена Краснодар өлкәсенең Юбилейное поселогына ял итә. Шулай су коенырга баргач, җиде яшьлек уллары өреп кабартыла торган матрас белән диңгездә йөзергә уйлый. Көтмәгәндә кинәт чыккан җил бала яткан матрасны ачык диңгез өстенә алып кереп китә. Ара бик ерак булганлыктан йөзеп барып тартып чыгарып булмый. Коткаручыларны чакырырга туры килә. Антон Якимов һәм Александр Добровольский атлы коткару хезмәтендә эшләүче ир-егетләр җилкәнле катамаранда баланы яр буена алып чыгалар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев