Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

16+
Яңалыклар тасмасы

Балигъ булмаганнарга бензин сатуны чиклиләр

Дәүләт Советы документны тулаем кабул итте

Балигъ булмаганнарга бензин сатуны чикләү аларның юл-транспорт һәлакәтләрендә җәрәхәтләнүен киметү һәм мопедларда, квадроциклларда, питбайкларда һәм башка мототранспортта юлларга чыгучыларның һәлак булуын булдырмау максатларында билгеләнә. Бензинын салу 16 яшькә җиткән, транспорт чарасы белән идарә итү хокукына ия булганнарга гына рөхсәт ителә.

Социаль сәясәт комитеты рәисе Светлана Захарова аңлатканча, әлеге чикләүне үтәмәгән өчен административ җаваплылык билгеләнгән.

Гражданнар өчен – 3-5 мең сумга кадәр, вазыйфаи затларга – 30-50 мең сумга кадәр, юридик затларга –  100-150 мең сумга кадәр штраф каралган.

 "Мондый чикләүнең зарурлыгы автомобиль юлларында файдалану өчен каралмаган мототранспортта гомуми файдаланудагы юлларга чыгучы балалар санының артуы белән бәйле, – дип ассызыклады Светлана Захарова. – Балаларның хәрәкәт куркынычсызлыгы турында белемнәре юк яки аларны белә торып бозалар”.

Татарстанда  2024 елда мототранспорт һәм балигъ булмаганнар катнашында юл-транспорт һәлакәтләре саны 2023 ел белән чагыштырганда 40% ка, үлүчеләр саны өч тапкырга арткан.

2023 елда 16 яшькә кадәрге бер бала һәлак булган, 2024 елда – 3 бала. 2025 елның 25 июненә Татарстан Республикасында 16 яшькә кадәрге балалар катнашында 15 юл-транспорт һәлакәте булган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: мотоцикл бензин балигъ булмаганнар