Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

16+
Яңалыклар тасмасы

Бәрәңгене ярып утыртырга ярыймы?

Фермер Минталип Миңнеханов киңәшләре.

Быел май аенда башка еллардан үзгә, салкын көннәр торды. Шуңа да карамастан, озын ялларда кайбер бакчачылар бәрәңгесен утыртырга өлгерде. Бу уңышка ничек тәэсир итәр? Гомумән, бәрәңгене нинди температурада утыртырга кирәк? Күпләрне кызыксындырган сорауларга Тукай районы фермерлар ассоциациясе рәисе, «Миңнеханов» крестьян-фермерлык хуҗалыгы җитәкчесе Минталип Миңнеханов җавап бирде.

– Салкынча җиргә утыртканда бәрәңге үсмичәрәк тора. Уңыш кими. Озак ятса, чери башларга да мөмкин. Бер-ике көн генә булса зыянсыз. Шуңа сабыр итсәң, көннәр җылытканны көтсәң яхшырак, – дип башлады сүзен тәҗрибәле фермер. Ул орлыклык бәрәңгене дөрес әзерләүнең мөһимлеген ассызыклады.
– Беренче чиратта бәрәңге сәламәт булырга тиеш. Күп кеше икегә ярып утырту турында кызыксына. Киңәш итмим. Бөтен булса яхшырак. Әгәр орлыкка дигән бәрәңге аз икән, бу очракта икегә ярып, көл сибәргә була. Көл – авырулардан, бактерияләрдән саклаучы чара.
Икенчедән, утыртыр алдыннан бүлбеләрне бер-берсе өстенә өйми генә, кояшка җәеп җылытырга кирәк. Кояш нурларыннан ул хлорофилл ала. Ә бу үз чиратында күзәнәкне ныгыта һәм бәрәңге яхшы тамыр җибәреп, нык сабаклы булып үсә. 
Ультрашәмәхә нурлар орлыкның төрле авыруларын бетерә. Кояш астында ятканнан соң аны утыртырга да була. Әмма күгәрүдән, бактерияләрдән саклар өчен махсус препаратлар – «Эместо Квантум», «Максим», «Престиж» дарулары белән зарарсызландырсагыз тагын да яхшырак. Инсектицид бәрәңгене бәҗәкләрдән саклый. Без моны складта чакта ук эшлибез. Безнең бәрәңгегә колорадо коңгызы да, башка бөҗәкләр дә төшми.  
Бәрәңгенең генә түгел, теләсә кайсы үсемлекнең вегетация чоры җитсә, ул шытымнар бирә, тик салкынчада үссә шытымнар нәзек, көчсезрәк була.
Минталип Миңнеханов әйтүенчә, бәрәңгене утырткач, һава температурасы һаман күтәрелмәсә, чарасын күрергә була.
Тишелеп чыкмаган булса, төнгелеккә өстен калын тукыма, одеял белән капларга, көндез җиләкләр өчен куллана торган кара пленка ябарга була – ул кояш нурларын тарта. Температураны саклау үсемлекне стресстан да саклый, –  дип аңлатты Минталип әфәнде.

Фермер бәрәңге утыртуның вакытын билгеләргә дә өйрәтте. Моның өчен көрәкне җиргә батырып, алган туфрак астына тиз генә градусник куярга һәм шул туфрак белән капларга кирәк. Әгәр температура 9-12 градустан югары булса, утыртырга була, түбәнрәк булса утыртмаска. Бакчада дым югалмасын өчен сөрү белән кәсләрне таратырга, яхшылап тырмаларга кирәк. 

Быелгы һава торышыннан зарланучылар күп, тик әңгәмәдәшем аның уңай якларын да әйтте – салкын вакытта күп кенә зыян китерүче бөҗәкләрнең популяциясе узган. «Бәрәңге ул тере организм, үзенә булган мөнәсәбәтне сизә, шуңа аны җырлый-җырлый яки мул үсегез диеп матур теләкләр әйтә-әйтә утыртырга кирәк», – ди Минталип Миңнеханов. 
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

6

0

0

0

1

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев