Барлык йортларга кайнар су бирелде
573
0
Җылылык торбаларын гидравлик сынауның беренче этабы тәмам.
Май бәйрәмнәреннән соң, 13 майда НЧТС хезмәткәрләре җылылык торбаларын опрессовкалауның беренче этабына керешкәннәр иде. 16 майда торак йортларга һәм социаль объектларга кайнар су бирү яңартылды.
Бүгенге көндә ЗЯБ һәм Мәләксарьягы мирокрайоннарындагы барлык объектлар һәм торак йортлар кайнар су белән тәэмин ителде.
НЧТС директоры Айрат Зәйнуллин әйтүенчә, гидравлик сынау вакытында 11 төзексезлек ачыкланган.
Опрессовкалауның икенче этабы 27 майдан 9 июньгә кадәр дәвам итә.
Өченче этапта ГЭС һәм Сидоровка бистәләре, Мәләкәс арьягының бер өлеше 17-30 июньдә кайнар сусыз кала.
Дүртенче этап яңа шәһәрдә 1-14 июльдә, бишенче этап яңа шәһәрдә 15-28 июльдә була.
НЧТС хезмәткәрләре эшләрне гадәттә нормадагы 14 көннән иртәрәк тәмамлыйлар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Оставляйте реакции
Мы работаем над улучшением нашего сервиса
Расскажите друзьям
- ВКонтакте
- РћРТвЂВВВВВВВВнокласснРСвЂВВВВВВВВРєРСвЂВВВВВВВВ
- Telegram
Нет комментариев