«Барыбер куйдыртмыйбыз!» - 51 комплекста яшәүчеләр үзенекен итте
Алар 5G вышкаларына каршы чыкты.
51нче комплекста яшәүчеләр 5G вышкаларына каршы чыкты. “Комплекста өчәү бар бит, дүртенчесе ник кирәк? Җитмәсә, аны балалар бакчасы янында урнаштырганнар. Ерак түгел генә мәктәп”, - ди ТОС рәисе Дилә Гаязова.
Аның әйтүенчә, 5G вышкалары сәламәтлеккә тискәре йогынты ясый. Электромагнит дулкыннары онкологик авырулар китереп чыгара.
«49 комплекста яшәүчеләр шул вышкалар урнаштырылганнан бирле баш авыртуларына зарланалар. Юкка түгел бит. Ә монда баганаларны балалар бакчасынаннан 3 метр ераклыкта урнаштырдылар. Әйтүче дә юк, халык белән киңәшләшүче дә. Кеше күрмәсен дип, төнлә куеп киттеләр”, - ди Дилә Гаязова.
Йортта яшәүчеләр прокуратурага да, Роспотребнадзорга да хатлар юллаганнар.
“РФ Тикшерү комитеты рәисе Александр Бастрыкинга да яздык, ТР Рәисе Рөстәм Миңнехановка да, хәтта Владимир Путинга да. Татарстан Рәисе хатны шәһәргә юллады”, - ди ТОС рәисе.
Йорт янында кичә очрашу узды. Шәһәрнең торак-коммуналь тармагын җитәкләүче Руслан Вильданов, Автозавод районы җитәкчесе Айрат Хөснуллин һәм вышка урнаштыручы оешма вәкиле килде.
“Гариза кабул ителгәннән соң, килеп чыккан проблемага бәя бирелә. Законлы нигезләр булмаса, башкарма комитет вышка урнаштыруга каршы чыга алмый. Аны урнаштыручылар да үз хокукларын яклап прокуратурага мөрәҗәгать итә ала бит”, - диде Айрат Хөснуллин.
«Вышка урнаштырганчы электр челтәрләре предприятиесе Роспотребнадзордан тикшерү нәтиҗәләрен ала. Туры килмәсә, бернинди дә җиһазлар урнаштырылмаячак”, - дип белдерде торак-коммуналь хуҗалыгы җитәкчесе Руслан Вильданов.
Шәһәрдәшләр башкарма комитет җитәкчелеге биргән җаваптан канәгать калмады. «Башка органнарга мөрәҗәгать итәчәкбез», «барыбер куйдыртмыйбыз» диештеләр.
«Монда безнең, балалар сәламәтлеге турында сүз бара. 2 ел элек 49 комплекста шул вышкаларда көчле көчәнеш аркасында трансформаторга ут капты. Электрсыз утырдык. Күз алдыгызга китерегез инде, ул вышкалар никадәр зыянлы икәнен!” – ди шәһәребез активисты.
Вышка урнаштырылган урында элек балалар мәйданчыгы булган. Хәзер анда җәяүлеләр юлы. Йортта яшәүчеләр грант отып, тагын балалар өчен мәйданчык ясарга хыяллана. Ә вышкаларны кеше яшәгән җирдән ераграк, Яшьлек проспекты янында урнаштырырга сорыйлар.
Бүген ТОС рәисе Дилә Гаязова сөенечле хәбәр белән шалтыратты. Чаллы мэры Наил Мәһдиев 5G вышкаларын мәктәп һәм балалар бакчалары янында куймаска дигән әмер биргән.
ТОС рәисе Дилә Гаязова фотолары
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев