Баш табиб өй арестына җибәрелде
Рамил Сатдаров аны «Маленькая страна» поселогында үткәрәчәк.
Чаллыда наркология диспансерының 43 яшьлек баш табибы Рамил Сатдаровка карата сак чарасы билгеләнде. Аның тоткарлануы турында хәбәр иткән идек. Ул РФ Җинаятьләр кодексының 292 нче маддәсе ("вазифасыннан явызларча файдалану") һәм РФ Җинаятьләр кодексының 159 маддә ("Мошенниклык")
буенча шикләнелә.
Тикшерүчеләрнең якынча версиясе буенча ул хезмәткәрләрне законсыз
рәвештә эшкә урнаштырган һәм аларның хезмәт хакын үзенә алган. Якынча 4 млн сумнан артык акча үзләштергән.
Судта тикшерүче Сатдаровны ике айга, 2025 елның 4 ноябренә кадәр, сак астына алуны сорады.
Адвокат исә баш табибны ирегенннән мәхрүм итмәүләрен сорады. Аның әйтүенчә, Сатдаровның хатыны җитди чирли, аны дәваларга һәм тәрбияләргә кирәк. Гаиләдә кече яшьтәге ике бала үсә.
Сатдаров гаебен өлешчә таныды, тикшерүдән качмаска һәм дәүләткә китергән зыянны капларга ышандырды.
Суд Сатдаровны 4 ноябрьгә кадәр өй арестына җибәрде. Бу вакытны шикле зат яшәү урыны буенча, "Маленькая страна" поселогында үткәрәчәк.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев