Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Баш табиб ТР Рәисеннән ярдәм сорады

Медицина җиһазлары да искергән

Ашыгыч медицина ярдәме күрсәтү хастаханәсе баш табибы Марат Мөхәммәдиев шәһәр советының йомгаклау сессиясендә чыгыш ясады.

Ул ТР Рәисе Рөстәм Миңнехановтан 5нче шәһәр хастаханәсенең яңа бинасын төзүдә ярдәм итүен сорады. Проект буенча 35 мең квадрат метрлы күп профильле үзәк Кама аръягында  иң зур хастаханә булачак.  Шәһәр хакимияте аны төзү өчен җир участогы бирде. 

Шәһәр сәламәтлек саклау өлкәсендә тагын бер җитди мәсьәлә – медицина җиһазларының искерүе. «Медицина фәне бик тиз үсә.  Ашыгыч медицина ярдәме күрсәтү хастаханәсенә җиһазларны яңарту өчен – 1,1 млрд сум, 5нче шәһәр хастаханәсенә  –  210 млн сум, Сугыш ветераннары госпиталенә 280 млн сум акча кирәк», – диде Марат Мөхәммәдиев. 

Шулай ук БСМП территориясендә кардиоүзәк төзүгә дә акча кирәк. Ул  Кама аръягы халкына хезмәт күрсәтәчәк. 
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: чир авыру сәламәтлек җиһазлар