Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Башкортстан хастаханәләрендә коронавирус булуда шикләнелгән 41 кеше дәвалана

17 март иртәнге 8.00 гә булган мәгълүматка караганда, коронавирус булуда шикләнелеп Башкортстан хастаханәләрендә 41 кеше дәвалану уза, шуларның алтысы – балалар.

Бу саннарны иртәнге утырыш вакытында Башкортстан сәламәтлек саклау министры Максим Забелин китергән.

Авыруларның хәле тотрыклы, аларны белгечләр күзәтә, сәламәтлекләрен тикшерү һәм дәвалау бокс бүлекләрендә башкарыла дигән Забелин.

Башкортстанда коронавирус белән бәйле мөрәҗәгатьләр өчен кайнар элемтә эшли. Соңгы тәүлек эчендә республикада яшәүчеләрдән 304 шалтырату булган. Иң еш бирелә торган сораулар: чит илдән кайткач нинди чаралар күрергә, анализларны кайда тапшырырга? Шулай ук даруханәләрдә шәхси саклану чаралары (медицина битлекләре) булмауга зарланулар да еш булган.

Башкортстан җитәкчесе Радий Хәбиров кушуынча, хөкүмәт җитәкчеләренең мәгълүмат җиткерү өчен утырышлары көн саен иртән һәм кич уздырыла.

 

Чыганак: Азатлык

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев