Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Башкарма комитет җитәкчесе автобуслар йөрешен тикшерде

«Тормышка ашырасы идеяләр бар», - ди Фәрид Сәлахов.

Чаллы башкарма комитет җитәкчесе Фәрит Сәлахов иртәнге сәгать 7дә җәмәгать транспорты йөрешен тикшерде. Аның белән бергә шәһәр хуҗалыгы һәм халык яшәешен тәэмин итү идарәсе башлыгы Руслан Вильданов һәм "Горкоммунхоз" директоры Альвир Аглуллин да чыкты. Алар "Балалар иҗаты сарае" тукталышында 22нче маршрутны, "Молодежная" тукталышында 26нчы санлы автобусны көтте. 

"Автобусларда күмпе халык йөрүенә карадык. 22нче маршрутта халык күбрәк, 26нчы автобуста - әзрәк. Тормышка ашырасы идеяләр бар. Автобуслар яхшы эшли. Түләү терминаллары да гамәлдә. Алга таба да җәмәгать транспортын яхшырту буенча эшләячәкбез. Якын арада кайтачак 46 автобус да ярдәм итәчәк", - дип сөйләде Фәрид Сәлахов.

Фотолар Чаллы хакимиятеннән алынды

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев