Башкортостан  блогеры тормышында шаккатырлык  хәл  булган
Яңалыклар тасмасы

Башкортостан блогеры тормышында шаккатырлык хәл булган

Әби сөйләшә башлаган.

Башкортостан блогеры «Инстамама» Тәскирә 5 ел инде кайнанасын тәрбияли. Әбигә 93 яшь тулды.

Шушы көннәрдә аның хәле авыраеп киткән, йөри һәм сөйләшә алмый башлаган. 
–    Нәрсәдер әйтергә тели, әйтә алмый. Бәлки Шарлык авылында яшәүче олы малае Галины көтәдер. Әни аларга 3 балаларын үстерергә булышты. Килеп, бер тапкыр да хәл белгәннәре юк. Әни мәңгелеккә китеп барса, үкенер, соң булыр, – ди блогер. 

Тәскирә ханым авыл мулласын чакыртып, ясин укытты. «Менә Аллаһының рәхмәте, ясин укытканнан соң, әни сөйләшә башлады», – дип сөенече белән уртаклашты ул. Социаль челтәрләрдә язучылары аңа: «Тәскирә, дөрес эшләгәнсең, Вәсимә әбигә шифасы тисен», – дип язганнар. 

Фото: Тәскирә ханымның телеграмм каналыннан алынды

Тагы да кызыклырак яңалыклар, фото һәм видеолар «Шәһри Чаллы»ның MAX каналында (язылыгыз). 


блогерлар тормышы Галлям Юлия Нәбиева инстамама

Нет комментариев