Башы, бөтен тәне кыйналган... Чаллы йортында - фаҗига
Яңалыклар тасмасы

Башы, бөтен тәне кыйналган... Чаллы йортында - фаҗига

Хокук сакчылары гаепләнүче эзенә чыкты.

Хәсән Туфан проспектындагы 8нче йортта яшәүчеләрнең иртәсе начар хәбәрдән башланды. Лифтта алар хатын-кыз мәетенә тап булды. 36 яшьлек хатынның карар җире юк: башы, аяк-куллары, бөтен тәне кыйналган.

Хокук сакчылары җинаять кылуда гаепләнүче эзенә чыктылар. Ул - шул ук йортта яшәүче, моңарчы хөкем ителгән булган 47 яшьлек ир-ат.  Хәзрге вакытта аны кулга алу буенча сорау хәл ителә. ТР Тикшерү комитеты әлеге факт буенча җинаять эше кузгатты. 

Тагы да кызыклырак яңалыклар, фото һәм видеолар «Шәһри Чаллы»ның MAX каналында (язылыгыз). 


җинаять

Нет комментариев