Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

13 яшьлек үсмер белән хушлаштылар

Малайның гәүдәсенә 26 майда Агыйдел елгасы ярында тап булалар.

Исегезгә төшерәбез, агымдагы елның 30 мартында Уфада ике яшүсмер югалган иде. Алар әти-әниләренә башкаланың Шәфиев урамындагы “Чайка” балалар сәламәтләндерү лагеры янында йөрибез дип чыгып китәләр. Әмма өйләренә әйләнеп кайтмыйлар, элемтәгә дә чыкмыйлар. Үсмерләрне эзләү чараларына полиция, гадәттән тыш хәлләр министрлыгы хезмәткәрләре, ирекмәннәр – барлыгы 170 кеше җәлеп ителә. Һәм ниһаять 26 майда алар Агыйдел елгасы ярында,  малайларның берсе – 13 яшьлек Павел Паличевның җансыз гәүдәсенә тап булалар. 29 майда Уфаның Изге Сергиев соборында баланы соңгы юлга озаталар. 

БР Сәламәтлек саклау министрлыгы мәгълүматлары буенча, психотерапия үзәге белгечләре 13 яшьлек укучының туганнарына ярдәм итә. Балаларны эзләүнең беренче көненнән үк үзәк психологлары гаиләләргә тиешле профессиональ ярдәмне күрсәтә.

"Урында кыска вакытлы психотерапия элементларын кулланып, психологик ярдәм күрсәтәбез. Ата-аналарга ярдәм итү өчен РКПЦ психологлары һәм психотерапевтлары алар белән элемтә урнаштыра, алар үз куркулары, фикерләре белән уртаклаша ала. Беренче чиратта, булган бәхетсезлектә үзләрен гаепле дип санауны бетерү максатында психолог белән эш бара", - дип белдергән Республика психотерапия үзәгенең баш табибы Наталья Тулбаева.

Хәзерга вакытта коткаручылар хәбәрсез югалган икенче яшүсмерне -14 яшьлек Дамир Әдеһамовны эзләүне дәвам итә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

1

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев