Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Бәхәсле “ярату”

“Мин яратам Яр Чаллыны” язуын шәһәрдәшләр хаталы дип саный.

И туган тел, и матур тел...
Редакциягә шәһәрдәшебез Флүс Бәдертдинов шалтыратты. Ул Чаллы урамындагы язуга кагылышлы фикерен җиткерде. Сөембикә проспектында хакимият бинасы ягында күпердә “Мин яратам Яр Чаллыны!” дип язылган. Минемчә, бу корырак, дөрес түгел дә кебек. Аны “Мин яратам сине, Яр Чаллым!” дигән язуга үзгәртеп булмый микән? Ул якта бик күп яңа йортлар төзелә, машиналар күп йөри. Бер яктан үзәктә татарча язу булганына куанам, икенче яктан сыйфатсыз итеп эшләнүенә эчем поша” дип уртаклашты ул.

Бу хакта филология фәннәре кандидаты, лаеклы ялдагы укытучы, мөгаллим Лилия Галитзуллина
- Беренче карашка бер дә күңелгә ятыш түгел. Чыктым аркылы күпер сыман. Флус әфәндене һәм башка шәһәрдәшләрне бик яхшы аңлыйм. Дөресе - Мин яратам сине, Яр Чаллы! Ярым-йорты татарчалы җитәкчеләр, идея бирүчеләр аркасында никадәр бозык панорама, урам күрсәткечләре барлыкка килә. Художник гаепле түгел. Ул бәлки башка милләттәндер дә эле. Әмма бу затсызлыкка китерә! Наданлыкка! Бозганнарга карата битарафлыкка! Үзебезне "ничек тә ярар" дип түбәнәйтүгә! Телебезне кимсетүгә! Дәвамы булса да әле беркадәр поэтик яңгырашлы булыр иде. Мәсәлән, мин яратам Яр Чаллыны, Яшьлегем каласы ул! Яисә Чын дуслык каласы ул/ Зур хезмәт каласы ул. Шулай булганда ярый. Хәзер икенче яктан карыйк. Дәвам иткәннән соң, нинди матур җөмләләр барлыкка килде. Иманым камил, һәркем аның дәвамын үзенчә яза ала. Бу инде бик тә кызыклы. Инверсия алымы кулланып, үзләренчә поэтик җөмлә булдырырга теләп, махсус шулай  язылган булуы да бар. 

Г. Тукай исемендәге дәүләт премиясе иясе, ТР Язучылар берлегенең Чаллы бүлеге җитәкчесе Факил Сафиннан да фикерен белештек. 
- Мин Чаллыны яратам! Җөмлә төзелеше ягыннан болай дөресрәктер. Әмма “Мин яратам Яр Чаллыны!” сүзтезмәсе поэтик яктан уйлап язылган булуы да бар. Бу инверсион җөмлә, күтәренкелек, шигъри рухта. Шул рәвешле ул игътибарны үзенә җәлеп итеп тора. Гади җөмлә түгел дип әйтәсем килә. Шәһәр уртасында гади булырга тиеш тә түгелдер. “Мин яратам Яр Чаллыны...” дип шигырь юллары тезелеп китәргә ошаган. Һәм андый шигырьләр аз түгел. Мин бу җөмлә төзелешенә артык игътибар биреп вакыт сарыф итмәс идем. Яр Чаллыбызга карата мәхәббәтебезне эшләребез белән дәлилләсәк иде.

Гөлшат Нуретдинова, журналист:

- Һәркөн иртән эшкә барганда Хәсән Туфан проспектында шәһәр Хакимияте бинасы янындагы күпер өстендәге “Мин яратам Яр Чаллыны” дигән язуны укып үтәм дә, күңелгә борчулы уйлар килә. Яратулары өчен бик сөенәм, әлбәттә, тик менә русчадан тәрҗемәсе бик үк ошап бетми, сүзен-сүзгә тәрҗемә ителгән, Интернет галәмәтедер, мөгаен. Безнең татар теле бик бай бит ул югыйсә, әллә нинди матур борылмалары бар аның. “Мин яратам сине, Яр Чаллым!” диелсә, җылырак, хислерәк һәм дөресрәк, күңелгә ятышлырак яңгырар иде бу сүзләр, минемчә. Безгә, татар милләте өчен җан атучыларга, озак еллар төрле матбугат басмаларында эшләүче кеше буларак, шәхсән миңа хаталы язылган элмә такталарын уку бик тә йөрәккә тия, эчне пошыра. Ниндиләре генә юк аларның. Русча ир-ат исемендәге урам, мәсәлән, татарчада хатын-кыз исеменә әйләнгән очраклар да бар хәтта. Шәһәрдәшләрнең дә күпчелеге битараф түгел бу хәлләргә. Шуңа күрә тәрҗемә эшенә бик җитди карарга иде, бу – зур җаваплылык сорый торган хезмәт. Һәр яктан да үрнәк калабыз бу җәһәттән дә сынатмасын иде киләчәктә, теләгем шул.

Хәкимият бинасына узган ел  “Мин яратам үз шәһәремне” дигән язу урнаштырылды. Русчасы - “Я люблю свой город”. Әлеге язу да шәһәрәрдәшләребездә кызу бәхәс кузгаткан иде. Татарча матур яңгырамый, туры тәрҗемә булырга тиеш түгел диделәр. “Мин яратам шәһәремне” дип кенә калдырсак, матуррак яңгырар иде. “Шәһәрем” булгач, “үз” сүзе артык, диделәр. Без бу тәкъдимне шәһәр хәкимиятенә дә ирештердек. Тик әлегә ул яклау тапмады. Бәлки эш плакатларны ясау өчен чыгымнардадар?! 

Ә сез ничек уйлыйсыз, хөрмәтле укучыларыбыз: “Мин яратам үз шәһәремне”ме яки “Мин яратам шәһәремне”ме?

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев