Баянчы Айнур Фатихов арабыздан китте
Уфада яшәүче виртуоз баянчыга нибарысы 37 яшь иде.
Фатихов Айнур Хәлит улы 1983 елның 22 февралендә Уфада танылган виртуоз баянчы, Башкортстанның халык артисты Хәлит Фатихов гаиләсендә туа.
2007 елда аның соло альбомы чыга, анда ул үзен җырчы буларак сынап карый. Баяннан тыш, Айнур курайда, төрле гармуннарда, аккордеонда, тальянкада, кубызда уйнады.
“Музыкантның үлемен Башкортстан Мәдәният министрлыгы раслады. Хәзерге вакытта үлем сәбәпләре ачыклана. Фатыйховлар гаиләсе хастаханәдә дәвалана», — дип хәбәр итә «Башинформ».
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев