Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

БДИ гамәлдән чыгарылачак?!

2024 елның 1 гыйнварыннан чыгарылыш сыйныф укучыларының белемнәрен элеккечә тикшерә башларга мөмкиннәр.

Россия Дәүләт думасы Бердәм дәүләт имтиханын (ЕГЭ) сынау буларак бетерү турындагы закон проектын карарга планлаштыра. Проект инициаторлары фикеренчә, БДИ нәтиҗәле түгел.

Тәкъдим ителгән үзгәрешләр "Россия Федерациясендә мәгариф турында"гы законга кагылачак. Закон проекты нигезендә, БДИ бетерелергә һәм аның урынына вузларга керү өчен төп һәм урта гомуми белем бирү программалары буенча чыгарылыш сыйныф укучылары тапшырган дәүләт имтиханнары кертелергә тиеш.

Закон проекты авторлары БДИ эффектив түгел һәм чыгарылыш сыйныф укучыларының реаль белем дәрәҗәсен чагылдыра алмый, дип раслый. Соңгы елда БДИда 300 балл алган чыгарылыш укучылары саны, узган ел белән чагыштырганда, кимеде. Инициаторлар бу БДИның башка укучыларның белемнәрен бәяләү коралы булып хезмәт итә алмавын күрсәтә, дип саный.

Закон проекты кабул ителсә, үзгәрешләр 2024 елның 1 гыйнварыннан үз көченә керәчәк. Млңа кадәр булган БДИ нәтиҗәләре дүрт ел дәвамында гамәлдә булачак, дип яза https://kiziltan.ru.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: мәгариф