БДИ тапшыруга гаризалар кабул итү 1 февральгә кадәр дәвам итәчәк
Яңалыклар тасмасы

БДИ тапшыруга гаризалар кабул итү 1 февральгә кадәр дәвам итәчәк

2022 елда БДИ тапшыруга гаризалар кабул итү 2022 елның 1 февраленә кадәр дәвам итәчәк.

Гаризалар сишәмбе һәм пәнҗешәмбе көннәрендә 10:00 сәгатьтән 17:00 сәгатькә кадәр (12:00 дән 13:00 гә кадәр төшке аш тәнәфесе) Чаллы шәһәре башкарма комитетының мәгариф идарәсенең 334 кабинетында түбәндәге адрес буенча кабул ителә: Х.Туфан пр., 23 йорт. Идарә килү алдыннан бер көн кала 30-55-60 телефоны номерына пропускка заказ бирергә кирәк.

Белешмәләр өчен телефон номеры: 30-59-34. Пропуск алу өчен үзең белән паспорт яисә шәхесне раслый торган башка документ булырга тиеш.
Гаризаны бирү өчен түбәндәге документларның күчермәләрен тәкъдим итәргә кирәк: 1) Паспорт, теркәлү кәгазен дә кертеп; 2) СНИЛС; 3) 11 нче сыйныфны тәмамлау турында аттестат яисә көллият дипломы.
Урта һөнәри белем бирү учреждениеләре студентлары көллиятләрдә гариза бирә ала.

Тагы да кызыклырак яңалыклар, фото һәм видеолар «Шәһри Чаллы»ның MAX каналында (язылыгыз). 


мәгариф

Нет комментариев