Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

БДИ үткәрү тәртибен үзгәртергә җыеналар

Рособрнадзор әлеге тәкъдимне техник яктан тормышка ашыруны тәэмин итәргә дә әзер.

Үзгәрешләр чыгарылыш сыйныф укучыларына бер фәннән бердәм дәүләт имтиханын яңадан тапшыру мөмкинлеге бирүне күздә тота. Бу хакта Федераль Җыенга еллык юлламасы барышында РФ Президенты Владимир Путин искәрткән иде. Әлеге тәкъдимне гамәлкә кертү өчен, Рособрнадзор тиз арада БДИ үткәрү тәртибенә һәм расписаниегә үзгәрешләр кертергә әзер.Бу турыда Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгы хәбәр итте.

Яңадан бирү шул ук елда, чыгарылыш сыйныф укучылары имтиханнар тапшырганда, югары уку йортларына кабул итүгә гаризалар бирү сроклары тәмамланганчы үткәрелергә тиеш. Яңалыкны гамәлгә ашыру схемасы Мәгариф һәм фән министрлыгы белән берлектә җентекләбрәк эшләнә, чөнки әлеге мәсьәлә комплекслы, ул БДИ оештыру өлешендә кабул ителә торган карарларны югары уку йортларына кабул итү кампаниясе сроклары белән синхронлаштыруны таләп итә. 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: мәгариф