Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

16+
Яңалыклар тасмасы

БДИда нинди үзгәрешләр көтелә?

Чыгарылыш сыйныф укучылары өчен берничә мөһим яңалык бар.

Белем сыйфатын тикшерү максатында 2009 елда кертелгән Бердәм дәүләт имтиханының барлык нечкәлекләре үз башыңнан үткәндә ныграк күренә. Улы яисә кызы сынау тоткан әти-әни моны яхшы аңлый. Белем тикшерүнең яңа төре беренче елларда ук мәктәп тәмамлаучыларда, ата-аналарда, укытучыларда гына түгел, тоташ җәмәгатьчелек, ягъни балалар тормышына битараф булмаган һәркемдә күп сораулар тудырды. БДИда бу еллар эчендә бик күп үзгәрешләр булса да, аңа кагылышлы сораулар да, курку да, борчылу да кимеми әле. Имтиханның бу төре кайчан бетәчәк, дигән бәхәсләр әледән-әле чыгып кына тора. «Рособрнадзор» башлыгы Анзор Музаев бу сорауга ачыклык кертте. «Бердәм дәүләт имтиханы 2026 елда узачак һәм гамәлдән чыгарылмаячак», – диде ул.

Иң яхшы имтихан моделе

«Гамәлдән чыгару омтылышлары булды, мөгаен, алга таба да булыр, әмма алар хупланмый. Укучылар өчен чыгарылыш имтиханы һәрвакыт булачак», – дип ассызыклады ул. Анзор Музаев белдерүенчә, бүген БДИ – иң объектив һәм эчтәлекле имтихан тапшыру модельләренең берсе.
Әйе, БДИ форматы һәр укучыга таныш. Әмма 2026 елда чыгарылыш сыйныф укучылары өчен дәүләт аттестациясе системасында кайбер үзгәрешләр көтелә. Киләсе елдан БДИ тапшыруның төп чоры 1 июньнән дә иртәрәк башланмаячак. «Бу үзгәреш даими нигездә беркетелгән һәм Бердәм дәүләт имтиханына да, Төп дәүләт имтиханына да кагыла», – дип белдерде Анзор Музаев укучыларның ата-аналары белән очрашу вакытында.
«Имтиханнар расписаниесе Россия Мәгариф министрлыгының уку елы тәмамлану сроклары турындагы карары белән килешенгән. Бу – мәктәпләргә «Соңгы кыңгырау» кичәсен тыныч үткәрергә мөмкинлек, ә чыгарылыш сыйныф укучыларына әзерлек өчен өстәмә берничә көн бирәчәк. Нәтиҗәләрне эшкәртү югары уку йортларына документлар тапшыру мөмкинлеге бирә торган вакытта тәмамланачак», – дип билгеләп үтте ведомство җитәкчесе.
Урыс теленнән БДИ тапшыру бердәм булып калачак, база һәм профиль дәрәҗәләренә бүленмәячәк.
БДИ предметларының берсен яңадан тапшыру хокукы да саклана. Мондый мөмкинлек даими булачак. Бу чыгарылыш сыйныф укучыларына кирәк булганда үз нәтиҗәләрен төзәтергә мөмкинлек бирәчәк.
Ясалма интеллект кертү уңаеннан «Рособрнадзор» җитәкчесе ассызыклаганча, БДИ өчен биремнәр ясалма интеллект белән түгел, ә элеккечә, экспертлар тарафыннан төзелә. Әмма ясалма интеллект почеркны билгеләү һәм имтихан тапшыручының шәхесен ачыклау кебек техник процесслар өчен кулланыла.
Анзор Музаев, төбәкләр БДИның катлаулылыгы буенча төрле вариантларны ала, дигән имеш-мимешләрне кире какты. Ул барлык җирлекләр өчен дә бертөрле вариантлар булуын белдерде.
Шулай ук, гуманитар белгечлеккә укырга керүчеләр өчен тарих буенча мәҗбүри БДИ турындагы күпләрне борчыган сорауга җавап бирде.
«Рособрнадзор» җитәкчесе аңлатуынча, быелгы 11нче сыйныф укучылары өчен бу уку елы күчеш елы булып тора. Алар югары уку йортына укырга кергәндә тарих яисә җәмгыять белеме буенча БДИ нәтиҗәләрен бирә алачак. Гуманитар юнәлешләргә укырга керү өчен тарих буенча мәҗбүри имтихан 2027 елдан кертеләчәк. Шуңа күрә бу өлкәдә карьера планлаштыручы бүгенге 10нчы сыйныф укучыларына инде хәзер үк тарих фәненә зур игътибар бирергә кирәк.

Якынча расписание билгеле

БДИ-2026 расписаниесенә килгәндә исә, әлегә Мәгариф министрлыгының рәсми боерыгы проекты гына билгеле.
Төп чорның якынча расписаниесе:
1 июнь – әдәбият, химия, тарих;
4 июнь – урыс теле;
8 июнь – математика буенча база һәм профильле дәрәҗәләр;
11 июнь – физика, җәмгыять белеме;
15 июнь – биология, чит телләр (язма өлеше), география;
18–19 июнь – информатика, чит телләр (телдән өлеше).
Барлык фәннәр буенча резерв көннәр 22 июньнән 25 июньгә кадәр каралган. Сайланган фәннәрнең берсе буенча имтиханны яңадан тапшыру 8 һәм 9 июльгә планлаштырылган.
Имтиханнарны вакытыннан алда тапшырырга ниятләүчеләр өчен алар 20 марттан башланачак һәм 20 апрельгә кадәр дәвам итәчәк.
Аттестацияне үтә алмаган яисә җитди сәбәпләр аркасында имтиханнарны калдырган укучылар өчен БДИ тапшыруның өстәмә чоры 4 сентябрьдән 25 сентябрьгә кадәр узачак.
Үткән еллар күзәтүләре буенча, кагыйдә буларак, расписание проекты үзгәрешсез кабул ителә һәм боерык үзе Мәгариф министрлыгы сайтында ел башында бастырыла.

Өстәмә балларны ничек алырга?

Исегезгә төшерәбез: БДИ һәм укырга керү имтиханнары нәтиҗәләреннән тыш, абитуриентлар шәхси казанышлары өчен өстәмә баллар алырга мөмкин. Мәсәлән, спортта яисә иҗтимагый тормышта аерым казанышлар өчен «өстәмә»ләр каралган. Кайбер очракларда алар, университет төренә бәйле рәвештә, 5тән 10га кадәр өстәмә балл бирә ала.
Өстәмә баллар рәвешендә өстенлекләр алтын медаль ияләренә, олимпиада җиңүчеләре һәм призерларына, ГТО билгеләре ияләренә һәм волонтерларга бирелә. Тулырак мәгълүматны югары уку йортлары сайтларыннан белеп була.
Зөлфия Фәтхетдинова (kiziltan.ru сайтыннан кыскартып бирелде)

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: БДИ имтихан экзамен сынау укучы мәктәп мәгариф