Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

БДИны 100баллга тапшырган укучыларга - акчалата бүләк ФОТО

Иң югары нәтиҗәләрне егет-кызлар рус, инглиз телләре, рус әдәбияты һәм информатикадан күрсәттеләр.

Бердәм дәүләт имтиханын 100 баллга тапшырган Чаллы укучыларын шәһәр мэры Наил Мәһдиев котлады. 26 егет-кызга ул 10 мең сум акча салынган конверт тапшырды.

Иң югары нәтиҗәләрне чыгарылыш укучылары рус, инглиз телләре, рус әдәбияты һәм информатикадан күрсәтте. Балаларны имтиханга әзерләгән укытучылар да игътибарсыз калмады. Аларга ике оклад күләмендә премия биреләчәк. Акыллы укучылар тәрбияләп чыгарган мәктәпләр дә акчалата бүләк алачак. 

“Бу система Чаллыда гына эшли. Яхшы нәтиҗәгә ирешкән мәктәп, гимназия бюджетына өстәмә 1 миллион сум акча бүленеп биреләчәк”, - диде мэр Наил Мәһдиев.

Былтыр БДИны 100 баллга 45 бала тапшырган иде. 
 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев