Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Бөек Ватан сугышы ветераны Саймә Садыйкова 10 яшеннән колхозда эшли башлый

Автозавод районында гомер итүче Бөек Ватан сугышы ветераны, тыл хезмәтчәне Саймә Миңнебай кызы Садыйкова үзенең 90 яшьлек юбилеен билгеләп үтте.

Саймә Миңнебай кызы Татарстанның Балык Бистәсе районы Котлы Бөкәш авылында күп балалы гаиләдә туа. Кечкенә Саймәнең мәктәпкә йөрү мөмкинлеге булмый, аның әти-әнисе гади крестьяннар була. Әти-әнисенә ярдәм итәр өчен, 10 яшеннән туган авылы колхозында эшли башлый. Өлкәннәр кушкан бөтен эшне дә башкара.

1953 елда кияүгә чыга. Гаиләдә өч бала тәрбияләп үстерәләр.

1962 елда гаиләсе белән Магадан шәһәренә күченәләр, анда Магадан ремонт-механика заводына ярдәмче эшче булып урнаша. Шул эш җиреннән лаеклы ялга чыга. 1990 елда гаиләсе белән Чаллыга күчеп киләләр.

Бүләкләре: «1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында фидакарь хезмәте өчен» медале, юбилей медальләре.

Юбилярны Россия Федерациясе Президенты Владимир Путин һәм шәһәр мэры Наил Мәһдиев исеменнән Автозавод районы хакимияте башлыгы урынбасары Елена Әлмөхәммәтова котлады. Котлауларга «Энергия» территориаль иҗтимагый үзидарәсе рәисе Галина Кузнецова да кушылды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев