Беляев Түбән Камага пилотсыз очкычлар һөҗүме нәтиҗәләрен бетерүне шәхси контрольгә алды
«Татар-информ» хәбәр итте.
Түбән Кама мэры Радмир Беляев пилотсыз очкычлар һөҗүме нәтиҗәләрен бетерүне шәхси контрольгә алды. Бу хакта ул социаль челтәрләрдә хәбәр итте.
Элегрәк «Татар-информ» агентлыгы Түбән Каманың кайбер предприятиеләре пилотсыз очкычларның бүгенге һөҗүме вакытында зыян күрүе хакында язган иде. Моннан тыш, берничә кеше җиңелчә тән җәрәхәтләре алган. Аларга медицина ярдәме күрсәтелгән инде, тормышларына куркыныч янамый.
«Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Нургали улы Миңнеханов күрсәтмәсе белән һөҗүм нәтиҗәләрен бетерү һәм зыян күрүчеләргә ярдәм күрсәтү процессын даими шәхси контрольдә тотам», – дип язды Беляев.
Ул билгеләп үткәнчә, һөҗүм нәтиҗәләре оператив рәвештә бетерелә, барлык хезмәтләр дә үз эшләрен тиешенчә башкара.
«Тынычлык саклавыгызны һәм рәсми чыганаклардагы мәгълүматка гына ышануыгызны сорыйм», – диде Түбән Кама мэры.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев