Белмәгән кешедән чәчәк алмагыз
Мошенниклар кешеләрне алдауның яңа ысулын тапканнар.
Аферистлар кешеләрне чәчәкләр ярдәмендә алдамакчы. Курьер булачак корбанына килә дә, үзен чәчәкләр илтеп бирү хезмәтеннән дип таныштыра һәм чәчәк бәйләме калдырып китә.
«Вестник киберполиции России» телеграмм-каналы хәбәр итүенчә, икенче көнне чәчәк алган кешегә имеш шул илтеп бирү хезмәтеннән шалтыраталар.
Шалтыратучы чәчәк тапшыру турында катгый хисап тотарга кирәк дип сылтама белән смс-хәбәр аша килгән кодны әйтүен сорый.
Беркатлы кешеләр моңа ышанып, кодны хәбәр итә, ә мошенниклар аның шәхси мәгълүматларын куллану мөмкинлегенә ия булалар һәм корбан исеменә кредит рәсмиләштерә алалар. Сак булыгыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев