Белми калмагыз!  Машина йөртүчеләргә кагылышлы үзгәрешләр керде.
Яңалыклар тасмасы

Белми калмагыз! Машина йөртүчеләргә кагылышлы үзгәрешләр керде.

Бу бурыч күләме 10 мең сумнан артык булган гражданнарга кагыла.

19 майдан машина йөртүчеләр өчен яңа үзгәрешләр керде. Хәзер суд приставлары бурычларын түләмәгән шоферларга карата кырыс карар чыгара ала. Ягъни, автомобиль хуҗасына машина куллануны тулысынча тыярга мөмкин. Мондый чикләүләр, әйтик, бурыч җыеп та аны вакытында түләмәгән гражданнарга кагыла. Кеше бурычын кайтаргач, әлеге тыю автомат рәвештә алыначак.

Алимент буенча, юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозган өчен килгән штрафлары, торак-коммуналь хезмәте буенча бурычлары тупланган кешеләргә карата шундый төр җәза кулланылачак. Бу бурыч күләме 10 мең сумнан артык булган машина йөртүчеләргә кагыла. 
 

Тагы да кызыклырак яңалыклар, фото һәм видеолар «Шәһри Чаллы»ның MAX каналында (язылыгыз). 


ЮХИДИ штраф закон

Нет комментариев