Чаллы яңалыклары

"Шәһри Чаллы" газетасы

16+
Яңалыклар тасмасы

Бензин 20 литрдан артык бирелми

Ни өчен мондый чара кертелгән?

Әле кичә генә 60 сумнан бераз югары булган бәяләр бүген 70 сумнан узып бара. Бер станциядә АИ-95 бензины 79 сумга кадәр күтәрелгән иде. АИ-92не дә элеккеге бәягә табып булмый. Эш бәядә генә дә түгел – күп кенә ягулык челтәрләре бер машинага 20 литрдан артык бензин бирми. Ерак юлга чыгучыларга берничә тапкыр туктарга туры килә.

Татарстан хакимияте ягулык сату лимитлары ясалма ажиотажны булдырмау һәм вазгыятьне тотрыклы итү өчен кертелде, дип аңлатты. Бу хакта Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнехановның матбугат хезмәте хәбәр итте.

Мәгълүм булганча, Түбән Камада нефть химиясе комплексы объекты пилотсыз очкыч һөҗүменә дучар булды. Шул сәбәпле республика җитәкчесе ягулык-энергетика комплексы эше буенча киңәшмә үткәрде. Нефть химиясе предприятиесенә һөҗүм нәтиҗәләре бетерелсә дә, кайбер АЗСларда озын чиратлар барлыкка килде.

Лимит буенча бер машинага АИ-92 һәм АИ-95 маркалы бензин 20 литрдан артык сатылмый. Рөстәм Миңнеханов мәсьәләне хәл итүгә «иң игътибарлы» рәвештә якын килергә һәм сәнәгать предприятиеләре белән инфраструктура объектларының куркынычсызлыгын тәэмин итүнең өстәмә ысулларын уйлап табарга кушты.

Радик Авзалов:
– Бүген генә АИ-92не 70 сум тирәсеннән салдым. 20 литрдан артык бирмәделәр. Ярый, шәһәр эчендә түзәбез дә, бу бит глобаль проблемаларга китерә. Шул ук азык-төлек, төзелеш материаллары бәясе дә арта дигән сүз.

Алия Галиәхмәтова:
– Теге атнада авылдагы туганнарым белән сөйләшкән идем, Түбән Камадагы шартлаудан соң бөтенесе канистралар белән бензин ташыйлар, диделәр. Бу ягулык кыйммәтләнергә тагын бер сәбәп инде. Кеше ажиотажны үзе тудыра. Карабодай, тозны күпләп алып куйган кебек. Барысы да тизрәк хәл ителсен иде.

Ринат Гайфиев:
– Җәй көне отпускыда машина белән җылы якка бармакчы идек. Хәзер вәзгыять тотрыксыз булгач, зур юлларга чыгарга бераз шүрләтә. Кырым якларында хәл тагын да катлаулырак бит. Бензин бәяләре елына бер-ике тапкыр шулай уйнап ала инде, барысы да җайланыр дигән өметтә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Тагы да кызыклырак яңалыклар, фото һәм видеолар «Шәһри Чаллы»ның MAX каналында (язылыгыз). 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: бензин бәя акча арту азс