Бер эшсезгә 10 вакансия
Яңалыклар тасмасы

Бер эшсезгә 10 вакансия

Чаллыда нинди эшчеләргә кытлык?

Чаллыда эшсезлек дәрәҗәсе 0,15 % тәшкил итә. Шул ук вакытта Республика буенча уртача сан – 0,16% . Эшсезлекнең иң түбән дәрәҗәсе Әлмәттә – 0,13%.

Чаллыда бер эшсезгә 10 вакансия туры килә, хәзерге вакытта мәшгульлек үзәгендә 4 400 вакансия бар.

Оешмалар күбрәк слесарь, эретеп ябыштыручы, электромонтер, погрузчик йөртүче, сатучы эзли. Аларның кайберләренә 170 мең сумга кадәр түләргә әзерләр, барысы да эшченең квалификациясенә бәйле.

 


Нет комментариев