Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
Яңалыклар тасмасы

Бер гаиләдә 3 бала Коръәнне яттан белә

Кечкенә Коръән-хафиз әтисе белән «Җомга иртәсе»нә кунакка килде.

Тукай районы Югары Байлар авылында тормыш итүче Хаҗиевлар гаиләсен күпләр белә торгандыр. Гаиләдә Коръән-хафизлар үсеп килә. Алты баланың өчесе Изге Китапны яттан белә. "Җомга иртәсе"нә кунакка 12 яшьлек Мөхсин килде. Ул Аллаһ Китабын 4 яшеннән ятлый башлаган. Теләгенә 2 ел эчендә ирешкән. Бүген ул төрле бәйгеләрдә катнашып җиңүләр яулый. «Ак мәчет»тә уздырлган соңгы конкурста да беренчелекне алды. 

«Һәр ятлаган сүрә Аллаһ ризалыгы өчен булырга тиеш. 4 яшьтән гарәп хәрефләрен өйрәтә башлыйбыз. Арттан кабатлап сүрәләрне ятлаттырабыз. 5 яшьләрендә укырга өйрәнгәч, үзләре әкренләп ятлый башлыйлар. Башта, мәсәлән, көненә яртышар бит. 1-2 җүз (60 бит) ятлагач, берешәр биткә арттырабыз», – ди гаилә башлыгы Равил Хаҗиев. 

Равил әфәнде тумышы белән Мамадыш районының Уразбахты авылыннан. Укуны тәмамлап Чаллыга география факультетына укырга кергән. 22 яшендә намазга баскан. Чаллыда дини белем туплагач, тормыш иптәше белән Мисырга юл тотканнар. Анда 5 ел буе дини белем алганнар. 

«Күченеп киткәндә балаларыбызның берсенә 3 яшь, икенчесенә 2 ай иде. Мин Коръән ятлаганда кулда иделәр. Тыңлап алар да сеңдереп барды. Укырга да тиз өйрәнделәр», – ди гаилә башлыгы. 

Коръәнне ятлау буенча Рафил Хаҗиев нинди методика куллана? Балаларны ничек кызыксындыра икән? Бу хакта тапшыруны карагыз. 

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев