Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Чаллыдагы бер йорт сыйфатсыз буяу белән буялган

Шәһәрдә капиталь ремонт нәтиҗәләре турында сөйләделәр.

Чаллыда быел 102 йорт капиталь төзекләндерелде. Аларның түбәләре яңартылды, кайнар һәм салкын су торбалары алмаштырылды, фасадлар тәртипкә китерелде, 190 километр торба алыштырылды. Торак-йортларны капиталь ремонтлауга 1,3 млрд сумнан артык акча тотылды. 

"Йортларны капиталь ремонтлау программасы 2008 елда гамәлгә керде. Ул 2024 елга кадәр дәвам итә. 3 елга бер төзелә, кирәк вакытта төзәтмәләр кертелә", – диде ул. 

Капиталь ремонтның сыйфаты буенча сораулар булган. Андый очракларны сыйфат контроле идарәсе тикшерә.

"Быел бер йорт начар сыйфатлы буяу белән буялган иде. Генераль подрядчы 11нче бистәдәге йортны гарантия буенча яңадан буятты", – диде Илья Зуев. 

Төзелеш бригадалары кыенлыклар белән дә очрашкан. Кайбер кешеләр аларны фатирларына кертергә теләмәгән. Мондый очракта йортлар ремонтланмый, акча бюджетка кире кайтарыла. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: народный контроль капиталь ремонт