Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Бер көн эчендә - алты мәет. Татарстан сулыкларындагы вәзгыять катлаулы

Бер көн эчендә - алты мәет! Якшәмбе көнендә Татарстан сулыкларында әнә шуның кадәр кеше һәлак булган. Адәм баласы үзен-үзе үтерүен дәвам итә.

Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча баш идарәсе кичә көн дәвамында кайгылы сводка белән тулып торды. Республиканың төрле төбәкләрендә су астында бер-бер артлы кешеләр китә торды. Фаҗигаләр Чаллыдагы Мәләкәс елгасында, Казанның иске Победилово янындагы Идел елгасында, Кукмара районының Туембаш авылындагы күлдә, Лениногорск районындагы буада, Васильево бистәсе янында Иделдә, шулай ук Казансу елгасында була. Кемдер исерек, кемдер аек, кемдер суга сикереп үлә, кемдер суга кереп китә дә, кире чыкмый...

Шунысы да бар, фаҗига булган урыннарның барысында да Су керергә ярамый дигән язулар да була. Әмма Адәм баласы ул язуларга карап тормый шул. Суынып чыгасы килә аның... Сулыкларда сак булсын иде, дуслар! Саклагыз үзегезне! Якыннарыгызны кара кайгыга салмасагыз иде. 

Бу хакта тагын укырга:  Сулыкларда сак булыгыз! Бер атнада 14 кеше батып үлгән! 14 корбан турында шимбә көнне хәбәр ителгән иде. Шимбә-якшәмбе нәтиҗәләрен дә кушсак, бер атна эчендә 20дән артык татарстанлы суга батып үлгән дигән сүз бу.
 

 

Чыганак: Шәһри Казан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев