Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Бер куллы Чаллы спортчысына мактаулы исем бирелде

Гөлназ чаңгыда шуу, йөзү, җиңел атлетика, шахмат, теннис, кул көрәше, дартс спорт төрләре белән дә шөгыльләнә.

Чаллыда яшәүче бер куллы спортчы Гөлназ Гыйльметдиновага армлифтинг буенча спорт мастеры исеме бирелде.   Мәгълүм булганча, шәһәрдәшебез актив рәвештә спорт белән шөгыльләнә. Җиңү арты җиңү яулый. Кыш көне ул чаңгы ярышында да җиңгән иде. Чаллы мэры Кубогына уздырылган теннис ярышында да беренче урын яулады.

Исегезгә төшерәбез, Гөлназ Гыйльметдинова 2004 елда коточкыч юл һәлакәтенә эләгә. Автомобильдә аның белән бергә тормыш иптәше, апасы белән җизнәсе, танышы да була. Алар барысы да һәлак булалар. Бу хакта без МОНДА язган идек.

Фотолар/Гөлназ Гыйльметдиновадан алынды
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

3

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: инвалид спортчылар