Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Бер кулын югалткан Гөлназ Гыйльметдинова тагын җиңде

Бу юлы иң җитез йөзүче булды.

Юл-транспорт һәлакәтенә очрап, бер кулын югалткан шәһәрдәшебез Гөлназ Гыйльметдинова өлкән яшьтәге кешеләр арасында йөзү буенча Татарстан беренчелегендә республикадагы иң көчле йөзүчеләр арасында беренче урын алды. 

«Спорт белән дус булу – сәламәтлегеңне кайгырту ул. Мин спортның барлык төрен дә яратам. Кышын чаңгыда шуам, җәй көннәрендә йөгерәм, йөзәм. Буш вакытым бер дә юк. Ислам дине нигезләрен өйрәнергә мәчеткә укырга да йөрим әле. Физик һәм рухи яктан нык буласым килә», – ди ул. 

Гөлназ Гыйльметдинова актив яшәү рәвеше алып баруы белән күпләргә үрнәк. Спортның төрле ярышларында катнашып ул һәрвакыт җиңә. Күптән түгел халыкара класслы спорт мастеры дәрәҗәсенә иреште. 

Фотолар Гөлназ Гыйльметдиновадан алынды

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: физик мөмкинлекләре чикле Җиңүчеләр