Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

16+
Яңалыклар тасмасы

Бер млн сумнан артык акчасын югалткан

Хәзер ул банкларга бурычлы.

Чаллыда яшәүче, беркайда да эшләмәүче ир-ат мошенниклар корбаны булган. Ул 1 млн 141 мең сум акчасын югалткан. Сумманы өлешләп банклардан кредитка алган.
Зыян күрүчегә, үзләрен хокук саклау органнары хезмәткәрләре дип таныштырган кешеләр мессенджерына шалтыраткан. Алар аны  финанс операциясен тикшерүдә ярдәм итәргә күндергәннәр. 
Моның өчен күрсәтелгән счетка акча күчерергә кирәклеген әйткәннәр. Аннары бөтен акчаны кире кайтарырга ышандырганнар. 
«Консультантлар»ның инструкциясе буенча ир-ат башта 250 мең сум акча күчергән. Ялган полицийскийлар «операция уңышлы бара» дип тагын акча күчерүне сораганнар. Ир-ат алар күрсәткән счетка өч тапкыр онлайн акча җибәргән. 
Акчаларын кайчан кайтарып булачагын белергә дип шалтыраткач аңа җавап бирүче булмаган. Ир-ат шунда үзенең мошенниклар корбаны булуын аңлаган. 
Полициягә мөрәҗәгать иткән. Җинаять эше кузгатылган. 
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: криминал 02 увд мвд полиция сак булыгыз: мошенниклар