Бер шалтырату – дистәләгән сорауга җавап
Нинди мәгълүматлар алып була?
Бердәм контакт-үзәк мәшгульлек хезмәте (Роструд), региональ социаль яклау органнары һәм медицина-социаль экспертиза учреждениеләрен колачлый. Ул өч дәрәҗәле оештыру структурасы булып тора. Беренче этапта шалтыраткан гражданинны бот (компьютер программасы) сәламли. Консультацияләр үз-үзеңә хезмәт күрсәтү сценарийлары буенча үткәрелә. Бот җавабы булмаган очракта, гражданинның соравы буенча, шалтырату беренче линия операторына күчерелә.
Аннары белгеч, шалтыратучының кайсы төбәктән булуына карамастан, гомуми сорауларга җавап бирә. Шәхси консультация кирәк булган очракта, шалтырату тиешле ведомствоның яшәү төбәгендәге икенче линия операторына күчерелә.
Һәр оператор көн саен 56 мөрәҗәгатьне эшкәртә. Гражданнар күбрәк бердәм пособие билгеләү һәм түләү, иминият һәм тупланма пенсияләр, пенсия алу тәртибе, вакытлыча хезмәткә яраксызлык кәгазьләрен рәсмиләштерү, шулай ук инвалидларны тернәкләндерү өчен техник чаралар белән тәэмин итү мәсьәләләре буенча мөрәҗәгать итә.
«Эш бирүчеләр өчен Татарстан Республикасы буенча Социаль фонд бүлекчәсендә аерым кайнар линия эшли: 8 (843) 279-27-66. Компаниянең бу номеры буенча эшләүче хезмәткәрләргә пособиеләр билгеләү һәм түләү, Социаль фондка исәп-хисап бирү, җәрәхәтләнү һәм һөнәри авырулар очрагында иминият кертемнәре, сәнәгатьтә бәхетсезлек очракларын тикшерү, шулай ук профилактик чараларны финанслау һәм башка күп нәрсәләр турында мәгълүмат алырга мөмкин», – дип өстәде Татарстан буенча Социаль фонд идарәчесе Эдуард Вафин.
Өстәмә мәгълүмат яки консультация алу өчен 8 800 100 0001 номеры буенча бердәм контакт-үзәк операторларына мөрәҗәгать итәргә мөмкин. («Төбәк линиясе көн саен, тәүлек буе эшли, шалтырату бушлай»).
Фото: кайнар линия
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев