Бер витамин рактан саклый!
Яңалыклар тасмасы

Бер витамин рактан саклый!

Үткәрелгән тәҗрибә рак метастазалары булу ихтималлыгының 38 процентка кимүен күрсәткән.

Галимнәр гап-гади һәм кыйммәт булмаган витаминның яман шешне булдырмауда мөһим роль уйнавын ачыклаган.  Ул – Д витамины. Галимнәр тикшеренүләр үткәргән һәм “кояш витамины”ның яман шешләрдән саклау үзенчәлегенә ия булуын раслаган. Бу экваторга якын яшәүчеләрдә онкология авыруларының сирәгрәк булуын да аңлата.

Үткәрелгән тәҗрибә Д витамины кулланучыларда рак метастазалары булу ихтималлыгының 38 процентка кимүен күрсәткән. Шул ук вакытта аларда авыру барлыкка килү хәвефе 17 процентка кимегән.

Галимнәр кояш сирәк күренгән төбәкләрдә яшәүчеләргә Д витаминын куллануны аеруча киңәш итә. Д витамины майлы балыкта, йомырка сарысында да күп, дип яза https://kiziltan.ru сайты.
фото: medic.ua

Тагы да кызыклырак яңалыклар, фото һәм видеолар «Шәһри Чаллы»ның MAX каналында (язылыгыз). 


медицина табиб

Нет комментариев