Бер хатын-кыз банктан күп акча урлаган
Яңалыклар тасмасы

Бер хатын-кыз банктан күп акча урлаган

Зыян күләме 40 млн. сумга якын.

Түбән Камада банк хезмәткәре 39 млн. сумнан артык акча урлауда гаепләнә. Әлеге фактны яшерү өчен ул кертемчегә ялган документлар рәсмиләштерә.

Тикшерүчеләр фаразлавынча, гаепләнүче төбәк банкларының берсендә өлкән белгеч вазифасын башкарганда, үзенә ышанып тапшырылган 4,4 млн сумнан артык акчаны үзләштерә. Соңрак тагын 35 млн. сумнан артык акча урлый. Аннары бөтенләй эшкә чыкмый башлый. 48 яшьлек хатын-кызга карата җинаять эше судка җибәрелде.

Банк хезмәткәре гаебен таныган, ул сак астында.  
 

Тагы да кызыклырак яңалыклар, фото һәм видеолар «Шәһри Чаллы»ның MAX каналында (язылыгыз). 


хатын-кыз игълан җинаять акча

Нет комментариев