Беренче постта иң яхшы сак торучылар Брест крепостена бара
Бу хакта ТР Рәисе карар кабул итте.
Чаллының беренче постта сак торучылар Мәскәүнең Александровск бакчасында һәм Белорусиянең Берст крепостында сакта торачаклар. Бу хакта республика август киңәшмәсе алдыннан ТР Рәисе хәбәр итте.
«Мәңгелек ут янында сакта тору, Чаллыда укыган һәр кеше өчен зур дәрәҗә иде. Хәрби-патриотик тәрбия буенча бер лекция дә кирәкми. Бер сәгать Мәңгелек ут янында сакта торасың да, шундый дәрәҗәгә ирешәсең. Мондый иҗтимагый хәрәкәтләр безнең яшьләр өчен кирәк. Моны Рөстәм Миңнеханов күрде һәм сакта торучыларның иң яхшыларын Брест крепостына җибәрү турында карар кабул итте», – диде Чаллы мэры Наил Мәһдиев дүшәмбе киңәшмәсендә.
Фото: хакимитянең матбугат хезмәтеннән алынды
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев