«Беренче хезмәт хакыма әниемә бүләк алачакмын»
68нче мәктәп укучылары эшкә урнашты.
8нче сыйныфта белем алучы Радмир Черков җиң сызганып чүп утый. «Беренче хезмәт хакыма әниемә бүләк алачакмын», – дип хыяллана ул. Классташлары һәм 9 сыйныф укучылары белән бергә ул «Мәдәният һәм ял паркы» предприятиесе теплицаларына эшкә урнашты. Автобус белән мәктәптән алып киләләр, 4 сәгатьтән соң кире кайтарып куялар. Атнасына 2 көн генә эшлиләр.
«68нче мәктәптә акыл үсешендә бераз кимчелекләре булган балалар укый. Шуңа күрә без аларга ныклы хезмәт тәрбиясе биреп үстерәбез. Бу эшебез инде дүртенче ел рәттән «Бердәм Россия» партиясенең Чаллы бүлеге «Навигатор» профориентация проекты кысаларында тормышка ашырыла. Аның башында ТР Дәүләт Советы депутаты, «Союз-Регион» компанияләр төркеме генераль директоры Андрей Ляпунов тора. Балаларга мондый мөмкинлек тудырганы өчен сөенеп туя алмыйбыз», – ди 68нче мәктәп директоры Елена Доценко.
Балаларны эшкә февральдән үк урнаштыра башлыйлар. «Эшләргә теләүчеләрдән чират җыела», – ди директор. Бөтенесенә дә эш тисен өчен хәтта исемлек төзергә туры килә. Анна Батталова узган ел да теплицаларда чәчәкләр үстергән. Быел да бераз акча эшләп алырга исәбе.
«Узган ел 3 ай рәттән эшләдем. Чәчәк төпләрен йомшарттык, чүп утадык. Эше авыр түгел. Миңа ошый. 1 айга 5-6 мең сум чыкан иде. Үземә матур киемнәр алып кидем», – ди ул.
Дмитрий Суханов та эшкә үзе теләп килгән.
«Чәчәкләр үстерү белән мавыкмыйм. Максатым – акча эшләү. Шуңа тырышып эшлим. Без хәзер зурлар, үзебез акча эшләргә өйрәнергә тиеш. Дусларым эшләп телефон алды. Мин үзем рәсем ясарга яратам. Шуңа акчаларымны буяуларга тотам», – ди.
Хезмәт хакын балаларга өлешләп түлиләр. Төп өлеше предприятиедән, калганы – мәшгульлек үзәгеннән. Балалардан күбрәк, алар өчен ата-аналары, укытучылары сөенә. «Бер-ике ай эчендә гел икенче кеше булалар», – диләр. Хәтта укуга карашлары да үзгәрә икән.
«Аларда җаваплылык хисе арта. Максатлары барлыкка килә. Әти-әни акчасын туздыру бер хәл, ә монда үзләре тырышып эшләгән хезмәт акчасы бит! Алар акча тотарга өйрәнәләр. «Мәдәният һәм ял итү паркы» предприятиесе җитәкчелеге дә балаларның хезмәтен югары бәяли. Тиз һәм сыйфатлы эшлиләр диләр», – ди биология укытучысы Фирүзә Нуриева.
Мәктәп укучыларын хезмәткә өйрәтү моның белән генә чикләнми. «Навигатор» проекты кысаларында 68нче мәктәптә ниләр генә булдырылмаган! «Велосипед төзәтү остаханәсе», «Ландшафт дизайны», «Сабын кайнату», «Склад эше», «Кунакханә эше» кебек юнәлешләр бар. Укучылар күңеленә хуш килгән һөнәрне мәктәптә үк сайлый ала.
«Мәктәпне тәмамлагач, балалар югалып калырга тиеш түгел. Куллары эшкә өйрәнеп, тормышта үз урыннарын табып, яхшы урыннарда эшләячәкләренә шигем юк», – ди мәктәп директоры Елена Доценко.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев