Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Беренче полилингваль белем бирү комплексы ачылды

Мәктәпне ачу тантанасында Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев катнашты.

Казанда рус, татар һәм инглиз телләрен тирәнтен өйрәнүле «Адымнар — белемгә һәм татулыкка юл» беренче полилингваль белем бирү комплексы ачылды. Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов яңа уку үзәге ачылу уңаеннан үзенең сәламләү хатын юллады.

Тантаналы линейкада ТР Президенты сәламләвен ТР Мәгариф һәм фән министры Рафис Борһанов укыды.

Полилингваль мәгариф комплексын ачу тантанасында Татарстан Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев, ТР Премьер-министры Алексей Песошин, ТР Төзелеш, архитектура һәм ТКХ министрының беренче урынбасары Ирек Фәйзуллин, Казан мэры Илсур Метшин һ. б. катнашты.

Яңа белем бирү оешмасы Казанның 165-нче номерлы мәктәбе базасында оештырылган. Комплекс өч мәктәпне үз эченә ала: 480 урынга төзекләндерелгән башлангыч мәктәп, 800 урынга исәпләнгән билингваль билингваль бина һәм 1224 урынга исәпләнгән Бондаренко урамындагы яңа полилингваль мәктәп. Соңгысы составында чит шәһәрләрдән килгән балалар өчен 240 урынга исәпләнгән интернат эшләячәк.

Яңа мәгариф оешмасы бинасында күп функцияле спорт заллары, бассейннар, иҗади остаханәләр, фәнни лабораторияләр, видео һәм тавыш яздыру студиясе, заманча китапханә бар.

Соңгысы составында чит шәһәрләрдән килгән балалар өчен 240 урынга исәпләнгән интернат эшләячәк.

Моннан тыш, комплекс составына балалар бакчалары һәм 270 урынга исәпләнгән өстәмә белем бирү үзәге керәчәк, ул «Пламя»балалар лагере базасында оештырылачак.

Мәктәптә аерым фәннәрне укыту инглиз телендә алып барылачак: өченче сыйныфтан — Музыка һәм технология, җиденче сыйныфтан — биология, география һәм математика.

Татарстанда 2024 елга алты полилингваль белем бирү комплексы ачылачак. Аларның икесе — Казанда, берсе-Алабугада, Яр Чаллыда, Әлмәттә һәм Түбән Камада эшләячәк. Комплекслар составына мәктәпләр белән беррәттән балалар бакчалары һәм өстәмә белем бирү үзәкләре дә керәчәк.

Киләчәктә ПОЛИЛИНГВАЛЬ МӘКТӘПЛӘРНЕ ЮНЕСКО ассоциацияләнгән мәктәпләренең халыкара системасына интеграцияләү планлаштырыла.

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев