Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Беренче урынбасар билгеле

Яр Чаллы шәһәре башкарма комитеты җитәкчесенең беренче урынбасарына игълан ителгән конкурс нәтиҗәләре билгеле. Әлеге урынга Ринат Әзһәр улы Абдуллин билгеләнде. Ул заманында Бөгелмә шәһәре һәм районы хакимияте башлыгының, Татарстан экология һәм табигый ресурслар министрының беренче урынбасары вазифаларын башкарган. 2004-2009 елларда Татарстан Дәүләт Советы депутаты булган. Ринат Абдуллин 1962 елның 7...

Яр Чаллы шәһәре башкарма комитеты җитәкчесенең беренче урынбасарына игълан ителгән конкурс нәтиҗәләре билгеле.

Әлеге урынга Ринат Әзһәр улы Абдуллин билгеләнде. Ул заманында Бөгелмә шәһәре һәм районы хакимияте башлыгының, Татарстан экология һәм табигый ресурслар министрының беренче урынбасары вазифаларын башкарган. 2004-2009 елларда Татарстан Дәүләт Советы депутаты булган.

Ринат Абдуллин 1962 елның 7 декабрендә туган. Казан инженер-төзүчеләр институтында инженер-төзүче белгечлегенә укыган. Казан финанс-икътисад институтында менеджер белгечлеге алган.

Өйләнгән, ике баласы бар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев