Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Бергә эшләргә килештеләр

«Мәскәү татарлары штабы» Казанда «Милләт Җыены»ннан соң «Милли йортыбызны саклыйк» дип аталган чара үткәрде.

Анда татар зыялылары туган телне һәм мәдәниятне саклау турында фикер алыштылар. Рөстәм Ямалиев җитәкчелегендәге штаб 36 пункттан торган милләт үсеше программасын тәкъдир итте. Чарада Бөтендөнья татар конгрессы башкарма комитеты рәисе урынбасары Илгиз Халиков һәм конгрессның Казан бүлеге башлыгы Фәрит Мифтахов та катнашты. 
«Милли шура» җитәкчесе Васил Шәйхразиев  һәм «Мәскәү татарлары штабы» җитәкчесе Рөстәм Ямалиев үзара хезмәттәшлек итү турында килештеләр. 
«Васил Шәйхразиев белән сөйләшеп, киләчәккә планнарны билгеләдек.  Халык санын алу алдыннан ныклап эшләргә карар кылдык. Васил Гаязович безгә халык санын алу буенча кайсы шәһәрләрдә эшләргә кирәклеген әйтә, без аңа хисап бирәчәкбез. Халык санын алу алдыннан уртак максат өчен бердәм булып эшләү зарур”, - ди Рөстәм Фаиз улы. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: милли проект штаб татар