Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Берьюлы биш фәннән татарча олимпиада

«Мондый олимпиада Татарстанда - беренче», - ди Чаллы мәгариф идарәсенең баш белгече Алена Абишева.

Бүген шәһәрнең 4 санлы татар мәктәбендә татар телендә төбәкара "Ябалак" фән олимпиадасы узды. Быел ул дүртенче тапкыр үткәрелә. Катнашучылар өчен ул бушлай.

"Олимпиданы 5 ел элек үткәрә башладык. Бер елны пандемия аркасында гына булмый калды. Беренче олипиадага 36 бала килде. Алар барысы да Чаллы мәктәпләреннән иде. Аннары 60-90 бала катнашса, быел республиканың төрле районнарыннан 160 бала үзенең көчен сыный", - дип уртаклашты мәктәп директоры Айрат Асаинов. 

Олимпиада 3, 4, 5 сыйныфлар өчен каралган. Башлангычлар 30 сорауга 45 минутта җавап табарга тиеш булса, 5 класслар 50 сорауга - 60 минутта. 3нчы һәм 4нче сыйныфлар татар теле, математика,  тирә-юнь фәннәреннән, 5ләр татар теле, математика, тарих, география, биологиядән көчен сыный. Һәр фәнгә 10 сорау каралган. Олимпиада тест формасында үтә. Җаваплар куар-кодлы бланкларга язып тапшырыла. Сүз уңаеннан, җавап вариантлары - 4әү, алар а, ә, б, в хәрефләре белән тамгаланган.

"Бу уникаль, комплекслы олимпиада. Укучылар бу олимпиадада берьюлы берничә фәннән үзенең белемен сыный. Аның үзенчәлеге шунда, фәннәрне яхшы белү генә түгел, аларны татарча да белү шарт. Безнең республикада мондый олимпиада юк. Тагын бер үзенчәлек, җавапларны махсус электрон кушымта тикшерәчәк. Аңа укучының кем булуы, кайсы мәктәптән икәне барыбер. Димәк, гадел нәтиҗәләр булачак. Алар бүген билгеле булачак", - ди Чаллы мәгариф идарәсенең баш белгече Алена Абишева. 

Мәктәп катнашучыларга бүләкләр дә әзерләгән. Алар - үзләрендә ясалган агач линейкалар. Мәктәп укучылары аларны хезмәт дәресендә махсус лазер станогында әзерли. Олимпиада алдынгыларына алар агачтан сәгать бүләк итәчәк. 

"Узган ел 3 класстан катнашучы укучыбыз 2 урын, 4тәге укучы 3 урынны алды. Быел да һәр класстан 3әр укучы катнаша", - диде директор урынбасары Дилфәрә Шайдуллина. 

Әгерҗе районы Тирсә урта мәктәбенең татар теле укытучысы  Луиза Нәбиуллина 6 укучы белән килгән. "Беренче тапкыр мондый олипиадада катнашабыз, зур кызыксыну алып килде безне", - ди тәҗрибәле укытучы.  

Катнашучылар арасында Түбән Кама, Минзәлә, Мамадыш, Кукмара, Лениногорск, Арча, Сарманнан да укучылар бар. Хәтта Казан мәктәпләре дә катнашашырга теләк белдергән булган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев